25 мартта 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Үзәк шәһәр китапханәсендә «Этнофест» узачак. Ул Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлана.
Фестиваль төрле яшьтәге чаллылылар өчен исәпләнгән. Кунаклар игътибарына Халыкара педагог-рәссамнар берлеге әгъзалары, 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Надежда Кириллова һәм Лия Вечтомованың иҗади вернисажы тәкъдим ителәчәк. Алар үз картиналарын гына түгел, ә укучыларының эшләрен дә күрсәтәчәкләр.
Балалар өчен борынгы һөнәрләр буенча мастер-класслар, өстәл уеннары әзерләнгән, алар анда халык кәсепләре турында кызыклы формада белә алачаклар. «Халык уеннары» мәйданчыгында Идел буе халыкларының милли уеннары узачак.
Чара дәвамында декоратив-гамәли иҗат күргәзмә-ярминкәләре һәм башкалар эшләячәк.
Керү ирекле. Адрес: Ямашев бульвары, 4/14А, Үзәк шәһәр китапханәсе. Белешмәләр өчен телефон: 8 917 271 27 47.