Сишәмбе, 02 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты

Башкарма комитет аппараты Башкарма комитетның оештыру, хокукый, мәгълүмати һәм матди-техник эшчәнлеген тәэмин итүче структур бүлекчә булып тора.


Аппаратның төп бурычлары:

1) оештыру ягыннан тәэмин итү-Башкарма комитет утырышларын әзерләү һәм уздыру, беркетмәләрне һәм карарларны рәсмиләштерү.

2) хокукый озата бару — муниципаль хокукый актлар проектларының гамәлдәге законнарга туры килүен тикшерү, документларга юридик экспертиза ясау.

3) документлар белән тәэмин итү — эш алып бару, йөкләмәләрнең һәм резолюцияләрнең үтәлешен тикшереп тору, документларны архивта саклау.

4) мәгълүмати-аналитик эш — структур бүлекчәләрдән һәм ведомство буйсынуындагы оешмалардан мәгълүмат җыю, эшкәртү һәм анализлау.

5) үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү — даими һәм вакытлы комиссияләр, эшче төркемнәр эшен координацияләү, шулай ук дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итү.


Аппарат билгеләнгән тәртиптә расланган Нигезләмә нигезендә эш итә һәм турыдан-туры Башкарма комитет җитәкчесенә буйсына.

Әхмәтова Гөлнар Карл кызы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитет аппараты җитәкчесе
Галиева Нафиса Иршатовна Аппарат Җитәкчесе урынбасары, эш йөртү идарәсе башлыгы

Кабул итү графигы