Сишәмбе, 02 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты

1. Гомуми нигезләмәләр

1. Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының эш башкару идарәсе архив бүлеге (алга таба – бүлек) Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының эш башкару Идарәсе (алга таба – эш башкару идарәсе) структур бүлекчәсе булып тора.

2. Бүлек үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына, Чаллы шәһәренең башка муниципаль хокукый актларына (алга таба - муниципаль хокукый актлар), эш алып бару белән идарә итү турындагы нигезләмәгә, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таяна.

3. «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына архив эше өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 24.12.2007 ел, №63-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә бүлеккә Татарстан Республикасы дәүләт милкенә караган һәм Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендәге архив документларын саклау, туплау, исәпкә алу һәм алардан файдалану буенча аерым дәүләт вәкаләтләре бирелә.

4. Бүлек үз эшчәнлеген Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты (алга таба - Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты) белән берлектә алып бара.

5. Бүлек үз эшчәнлегендә турыдан - туры Аппарат җитәкчесе урынбасарына, эш башкару идарәсе башлыгына (алга таба-Аппарат җитәкчесе урынбасары) буйсына.

 2. Бүлекнең максатлары һәм төп бурычлары

6. Бүлек эшчәнлегенең максаты шәһәрдә Архив эше мәсьәләләрен хәл итү, Татарстан Республикасы Архив фонды документларын саклау һәм исәпкә алу буенча идарә итү функцияләрен башкарудан гыйбарәт.

7. Бүлекнең төп бурычлары булып:

1) шәһәр территориясендәге һәм муниципаль милек булган архив фондларын һәм архив документларын, шулай ук шәһәр территориясендәге дәүләт милкенә караган башка архив фондларын һәм архив документларын туплау, исәпкә алу һәм аларның сакланышын тәэмин итү;

2) гражданнарны социаль-хокукый яклау максатларында архив документларыннан файдалану;

3) Башкарма комитет структурасына керүче органнар эшчәнлеген мәгълүмати-аналитик һәм методик тәэмин итүне оештыру;

4) шәһәрдә архив эшен мәгълүматлаштыру, муниципаль архивлар эшчәнлегенә автоматлаштырылган архив технологияләрен кертү.

3. Бүлекнең функцияләре

8. Бүлекнең төп функцияләре булып:

1) Татарстан Республикасы Архив фонды документларын саклауны, туплауны һәм исәпкә алуны гамәлгә ашыру, Архив эше буенча ТР Дәүләт комитетына Бүлектә саклана торган фондлар турында билгеләнгән рәвешләр буенча белешмәләрне тапшыру; документларны саклауның оптималь шартларын булдыру һәм аларның физик сакланышын тәэмин итү буенча чаралар күрү;

2) шәһәр территориясендәге дәүләт милкенә караган архив документларын саклау, туплау, исәпкә алу һәм алардан файдалану буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру;

3) документлары бүлеккә тапшырылырга тиешле оешмаларның - бүлекне туплау чыганакларының исемлекләрен әзерләү һәм архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты белән килештерү буенча Башкарма комитет аппараты җитәкчесенә раслауга тапшыру, әлеге исемлекләрне төгәлләштерү буенча системалы эш алып бару; саклау өчен документларны сайлап алу һәм кабул итүне гамәлгә ашыру;

4) ведомство һәм ведомствоара архивлар эшенә оештыру-методик җитәкчелек итүне һәм тикшереп торуны, шул исәптән оешмаларның - бүлекне комплектлау чыганакларының эш башкаруында документларны оештыруны гамәлгә ашыру; шәһәр территориясендәге учреждение - комплектлау чыганакларында һәм башка дәүләт учреждениеләрендә саклана торган Татарстан Республикасы Архив фонды документларын билгеләнгән тәртиптә дәүләт исәбен алып бару;

5) документлары бүлеккә кабул ителергә тиешле ведомство һәм ведомствоара архивлар, эксперт комиссияләре турындагы нигезләмәләрне, оешмалар эшләре номенклатурасын, даими сакланудагы эшләр исемлекләрен, шулай ук фотодокументлар исемлекләрен, оешмаларның шәхси составы буенча эшләр исемлекләрен карау, килештерүгә һәм раслауга тапшыру;

6) Бүлектә саклана торган документларның кыйммәтләренә билгеләнгән тәртиптә экспертиза үткәрү;

7) документларны социаль-икътисадый һәм мәдәни - агарту максатларында, күргәзмәләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында куллану;

8) бүлек документларына булган мәгълүматтан оператив файдалану максатыннан фәнни-белешмә аппаратын төзү һәм камилләштерү;

9) кулланучыга муниципаль архивның уку залында эшләү өчен архив документларын бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү;

10) архив белешмәләре, архив өземтәләре, архив документларының күчермәләрен бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү;

11) юридик затларга архивлар эшендә методик һәм практик ярдәм күрсәтү һәм эш башкаруда документлар оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү;

12) архив документларының урнашу урыны мәсьәләләре буенча консультация бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү;

13) дәүләт милкенә кертелгән һәм муниципаль архивта саклана торган архив фондлары буенча архив белешмәләре, архив өземтәләре, архив документларының күчермәләрен бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү;

14) муниципаль архивның уку залында эшләү өчен кулланучыга дәүләт милкенә кертелгән һәм муниципаль архивта саклана торган архив документларын бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү;

15) дәүләт милке рәвешендәге юридик затларга архивлар эшендә методик һәм практик ярдәм күрсәтү һәм эш башкаруда документлар оештыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтү;

16) дәүләт милкенә кертелгән архив документларының урнашу урыны мәсьәләләре буенча консультация бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү;

17) бүлек компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча гаризаларны, тәкъдимнәрне һәм шикаятьләрне карау, гражданнарны кабул итү үткәрү;

18) бүлекнең Татарстан Республикасы буенча РФ Пенсия фонды бүлеге белән мәгълүмати хезмәттәшлеген VipNet программа комплексы ярдәмендә электрон формада гамәлгә ашыру;

19) ведомство архивларының эшчәнлек практикасын өйрәнү һәм гомумиләштерү, аларның уңай тәҗрибәсен тарату; ведомство архивларының, эксперт комиссияләренең эш алып баруда документларны оештыру һәм аларның эш методикасы мәсьәләләре буенча киңәшмәләр, семинарлар, консультацияләр һәм инструктажлар үткәрү;

20) учреждениеләр архивларының, аларның эксперт комиссияләренең эшен яхшырту, шулай ук дәүләт эш башкару системасын һәм унификацияләнгән документлар системасын кертү базасында эш башкаруда документлар оештыру, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү чараларын алып бару;

21) «фондларны исәпкә алу»Архив мәгълүмат базасын булдыру.

9. Бүлек Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, Муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләрне башкара.

Кабул итү графигы