Сишәмбе, 02 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты

«2 нче балалар музыка мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе 1970 елда ТАССР Министрлар Кабинеты карары белән ачылган. Мәктәп контингенты 356 укучыны тәшкил итә. Уку 7 бүлектә алып барыла: фортепиано, кыллы-чертмә, халык-клавиша, хор, кыллы-җәелмә, тынлы, вокал башкару; 15 белгечлек буенча: фортепиано, баян, гармун, аккордеон, флейта, саксофон, кларнет, скрипка, виолончель, синтезатор, домра, балалайка, гитара, хор белән җырлау, вокал башкару. Программа 5 еллык һәм 7 еллык уку срокларына исәпләнгән. Балалар мәктәпкә 7 яшьтән кабул ителә. 2011 елның сентябреннән «Иртә эстетик тәрбия» хуҗалык исәпләү төркемнәре ачылган.

Коллективны 2009 елдан мәктәп директоры Рыбин Александр Евгеньевич җитәкли. Балаларга 39 профессиональ педагог белем бирә; аларның 3 педагоги Татарстан Республикасының «Атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеменә ия; 17 (43,6%) педагог югары белемле, 11 (28,2%) югары квалификация категориясенә ия; 13 (33,3%) – беренче квалификация категориясенә ия.

Адрес: ЗЯБ бистәсе, Тимер юлчылар урамы, 15/XIV

Телефон: +7(855)-246-65-10

Электрон почта: dmsh-2.ribin@yandex.ru

Министрлык: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

Кыска исеме: «2 нче балалар музыка мәктәбе» МАУ ӨББ

ӨББ тибы: Сәнгать

Җитәкче: Рыбин Александр Евгеньевич

Нигезләнү елы: 1970

Рәсми сайт: chelny/org5864

Контактлар

Телефон Array
Электрон почта dmsh-2.ribin@yandex.ru
Адрес ЗЯБ бистәсе, Тимер юлчылар ур., 15/XIV

Кабул итү графигы