«5 нче балалар музыка мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе 1975 елда ачылган. Эшчәнлегенең 50 елы дәвамында мәктәп балаларга өстәмә белем бирүнең эре һәм абруйлы учреждениесенә әверелде, анда бюджет бүлегендә һәм хуҗалык исәпләү бүлегендә 370 тан артык укучы белем ала.
Эш еллары дәвамында мәктәп стеналарыннан бер ярым меңнән артык укучы чыккан, аларның 200 дән артыгы Татарстанның, Россиянең, Австриянең, Германиянең, Испаниянең һәм Канаданың урта махсус һәм югары уку йортларында укуларын дәвам иткәннәр.
Мәктәп — 2016 елда Бөтенроссия «Сәнгать мәктәпләренең иң яхшы 50 се» конкурсы җиңүчесе, «Россиянең югары социаль эффективлыклы оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабының «Җитештерүсез өлкә оешмаларында кадрлар потенциалын үстерү өчен» номинациясендә дүрт тапкыр лауреаты.
2005, 2008, 2016 һәм 2024 елларда мәктәп «Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы сәнгать уку йорты» номинациясендә җиңүче булды.
Мәктәп укучылары алты тапкыр Бөтенроссия «Россиянең яшь талантлары» конкурсы җиңүчеләре булдылар, шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының, шәһәр Мэрының, Владимир Спиваков исемендәге Халыкара игелекле фондның «Өмет яктысы», «Яңа исемнәр» игелекле фондының стипендиатлары булдылар, инструменталь, вокал һәм хор сәнгатенең иң абруйлы башкару конкурсларында җиңүләр яуладылар.
5 нче балалар музыка мәктәбенең «Башкаларга яктылык бүләк итү өчен, үзеңдә кояш йөртергә кирәк!» дигән девизы киләчәккә ышаныч һәм оптимизм белән карарга мөмкинлек бирә!
Мәктәп бүлекләре:
фортепиано,
кыллы уен кораллары,
тынлы һәм һугулы уен кораллары,
халык уен кораллары,
хор белән җырлау,
ялгыз җырлау.
Адрес: 423819, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Төзүчеләр бульвары, 9 йорт
Телефоннар: +7(855)-249-39-76; +7(855)-249-39-77; +7(855)-249-39-75
Электрон почта: muzshkola5@yandex.ru
Җитәкче: Шамаев Дмитрий Витальевич
Рәсми сайт: https://edu.tatar.ru/n_chelny/org5867
ВКонтакте: https://vk.com/public149131309