Регламент, хокук тәртибе һәм халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия түбәндәге юнәлешләр буенча шәһәр Советы карамагындагы мәсьәләләрне алдан карый һәм әзерли:
- шәһәр Советы депутаты статусын билгеләү;
- шәһәр Советы депутатларының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату;
- Шәһәр Советының даими комиссияләрен төзү, бетерү, даими комиссияләр составына үзгәрешләр кертү;
- Шәһәр Советы Регламенты;
- шәһәр чикләрендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү;
- шәһәрдә янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын тәэмин итү;
- шәһәр территориясендә җәмәгать тәртибен саклауны оештыру;
- шәһәр территориясендә һәлакәттән коткару хезмәтләрен һәм (яисә) һәлакәттән коткару формированиеләрен төзү, тоту һәм аларның эшчәнлеген оештыру;
- шәһәрнең муниципаль предприятиеләрен һәм учреждениеләрен мобилизацион әзерләү чараларын оештыру һәм гамәлгә ашыру;
- террорчылык һәм экстремизм күренешләрен профилактикалау, шәһәр чикләрендә террорчылык һәм экстремизм күренешләрен минимальләштерү һәм (яисә) нәтиҗәләрен бетерү;
территориаль оборона һәм гражданнар оборонасы, шәһәр халкын һәм территориясен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау чараларын оештыру һәм гамәлгә ашыру;
- җәмәгать тәртибен саклауда катнашучы гражданнарга һәм аларның берләшмәләренә ярдәм күрсәтү;
- халык дружиналары эшчәнлеге өчен шартлар тудыру;
- муниципаль берәмлек уставын кабул итү, аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, аның үтәлешен тикшереп тору;
- гражданнарның хокук булдыру инициативасы;
- муниципаль хезмәт;
- территориаль иҗтимагый үзидарә;
- социаль әһәмиятле эш төрләрен билгеләү;
- шәһәрнең тантаналы һәм истәлекле даталарын билгеләү;
- шәһәр исемнәрен һәм бүләкләрен гамәлгә кую, аларны бирү тәртибе;
- муниципаль берәмлек чикләрен үзгәртү, муниципаль берәмлекне үзгәртеп кору;
- җирле референдум, муниципаль сайлаулар билгеләү һәм уздыру;
- гавами тыңлаулар, иҗтимагый фикер алышулар, сораштырулар, җыелышлар, конференцияләр уздыру;
- җирле үзидарә органнарының ТР Муниципаль берәмлекләре советын һәм муниципаль берәмлекләрнең башка берләшмәләрен оештыруда һәм эшендә катнашу тәртибен билгеләү;
- шәһәр Советы депутатларының этика кагыйдәләрен үтәве.
Даими комиссия шәһәр Советы карамагындагы башка мәсьәләләрне карый.








