физик культура һәм спорт идарәсе үз эшчәнлеген «физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы карарлары, «Чаллы шәһәрендә физик культураны һәм спортны үстерү программасы»нигезендә алып бара.
физик культура һәм спорт Идарәсенең төп бурычлары булып:
- шәһәр территориясендә физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү өчен шартлар тәэмин итү;
- рәсми физкультура-савыктыру һәм спорт чараларын үткәрүне оештыру;
- физкультура-спорт юнәлешендәге муниципаль оешмалар эшчәнлеген координацияләү;
- халык арасында физик культура һәм спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. шәһәрдә 76 спорт төре үстерелә. Футбол, хоккей, йөзү, волейбол, баскетбол, җиңел атлетика, шахмат спорт төрләре аеруча популяр. 2023 елда физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүчеләр саны 62,2% тәшкил итте бу 310 126 шул исәптән шәһәр халкының 3 яшьтән өлкәнрәге. Яр Чаллыда яшәүчеләрнең физик культура һәм спорт өлкәсендәге төрле мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен шәһәрдә 1127 спорт корылмасы эшли.
шәһәрнең спорт мәктәпләрендә һәм олимпия резервы спорт мәктәпләрендә барлыгы 7965 кеше спорт әзерлеге алып бара.. идарә 16 муниципаль физкультура-спорт учреждениесе эшчәнлегенә оператив җитәкчелек итә. 16 спорт учреждениесеннән тыш, физик культура һәм спорт идарәсе барлык мәгариф оешмаларының физик культура коллективлары белән дә хезмәттәшлек итә.