Авыл тормышы шәһәрнекеннән аерылып тора, әмма Акбай исемле авыл эте үз йортын, үз хуҗасын һәм авылдагы тормышын бик ярата. Аның белән бергә Тәмлетамак исемле песи дә яши. Ул шәһәргә качарга хыяллана, әмма юлның якын түгеллеген һәм авыр булуын, караңгы урман аша үтәргә куркуын аңлый. Шуңа күрә ул бу хакта Акбайга сөйләргә һәм аны үзе белән барырга күндерә. Акбай баш тартырга кыюлык итә алмый һәм хайваннар юлга чыгалар. Юлда аларны нинди маҗаралар көтә, нинди сынаулар аша үтәргә туры киләчәк — моны спектакльдә күрерсез.