Күренекле талантлы драматург һәм композитор Мирхәйдәр Фәйзинең пьесасында авылдагы яңа тормышның башлангыч үсентеләре генә түгел, ә төрле катлам вәкилләре арасындагы мәхәббәт, байлык һәм ярлылыкның мәңгелек каршылыгы да сурәтләнә.
Төп герой – хөрмәтле мырза Сәлимнең яшь кызы Хәмдия – беренче, якты һәм олы мәхәббәтен дулкынлану белән көтә. Кыз үз йөрәген тик аның турында җыр чыгарган кешегә генә бирәчәген шарт итеп куя. Ләкин горур чибәркәй үзенең иркәләнүе һәм шартлар уены фаҗигале куркыныч тудырачагын белмәгән шул... Әйе, аның исеме җырда калды, ләкин бу беркемгә дә бәхет китермәде.
Мәхәббәт һәм нәфрәт, дуслык һәм хыянәт – спектакльнең төп темалары.