Әсәрнең төп герое Савилә образы автор дөньясында очраклы гына барлыкка килмәгән. Нәбирә Гыйматдинова хатын-кыз образларын анага илтә торган баскыч кебек итеп иҗат иткән. Аларны символик рәвештә «җирдән аерылганнар» дип атап, бер исем астында берләштерергә мөмкин булыр иде. Геройлар кайвакыт кешеләрдән генә түгел, үз-үзләреннән, табигать белән дә бик нык, гадәттән тыш көчле бәйләнгәннәр. Спектакльдә изгелек һәм явызлык, кешелеклелек һәм хәйләкәрлек турында сүз бара. Чынбарлыкта бер-берсенә капма-каршы булган бу сыйфатлар кайбер кеше язмышларында да явыз шаярту уйный, моның аркасында тормыш, бәхет җимерелә.
Мәхәббәткә дәва юк, диләр. Яшь кыз үзеннән күпкә олырак укытучысына гашыйк булгач, бу икесе өчен дә сынауга әйләнә. Күңел авыртуы белән сугарылган сынау. Һәм Савиләгә дөньяны бөтенләй икенче яктан ачарга ярдәм итүче мөмкинлек.