XX гасырның егерменче еллары. Иске дөнья җимерелә, яңасы төзелә. Игътибар үзәгендә – тәртипсез яшүсмерләр өчен колония. Бер яктан – яшь җинаятьчеләр, икенче яктан – Антон Семенович Макаренко җитәкчелегендәге педагоглар, алар алдында чынбарлыкта башкарып чыгырлык булмаган бурыч – җәмгыятькә файдалы кешеләр тәрбияләү…
Педагоглар тормышны күргән, һәрнинди абруйны кире каккан һәм көчне гаделлекнең төп критерие дип санаган яшүсмерләрнең ышанычын яулап, аларның күңелләренә үтеп керә алырлармы?
Режиссер Егор Чернышов тарафыннан куелган һәм танылган драматург Ярослава Пулинович инсценировкасы буенча ясалган спектакль совет тарихындагы иң авыр чорларның берсе турында сөйли. Бу – шәхес белән коллектив мөнәсәбәтләре, мәхәббәт һәм ышаныч, педагог роле, хезмәт сөючәнлекне, җаваплылык хисе һәм коллективизмны тәрбияләүгә нигезләнгән Макаренко методикасының төп принциплары турында тамашачы белән эчкерсез сөйләшү.
Бу – үтемле һәм кызыклы спектакль, анда бүгенге укучылар сәхнәдә узган гасыр башындагы үз яшьтәшләрен күрә һәм вакыт призмасы аша үзләренә бәя бирә алалар.