Югары тизлекләр һәм технологияләр белән тулы хәзерге дөньяда кешеләр геннарны төзәтергә һәм уй көче белән протезлар белән идарә итәргә өйрәнделәр. Әмма сез «ОК, Google» дип әйткәч, сорауларга чынлыкта кем җавап бирүе турында уйланганыгыз бармы? Бу кем сөйләшә, дип уйлыйсыз?
Бу һәм башка кызыклы сорауларга җавапларны интеллектуаль турнирда катнашып табарга мөмкин. Балалар ике командага бүленәчәкләр һәм түбәндәге турларда төрле биремнәргә бергәләп җавап эзләячәкләр: «Хәзерге заман ачышлары һәм уйлап табулар», «Яшь Кулибиннар», «Фантастикамы әллә чынбарлыкмы?», «Кара тартма эчтәлеге». Шулай ук катнашучылар «Чын интеллектуал» онлайн-тестын үтеп, үзләренең эрудицияләрен, тапкырлыкларын һәм командада эшләү осталыкларын тикшерә алачаклар.
Чарага алдан +7 (8552) 38-71-82 телефоны аша язылырга кирәк.