Чарада катнашучылар туган шәһәрләренең тарихы дөньясына чумып, аның истәлекле урыннары буенча кызыклы сәяхәткә чыгачаклар.
Уен дүрт кызыклы турдан торачак: тарихи, географик, әдәби һәм музыкаль. Һәр этапта катнашучыларны төрле биремнәр көтә: кече ватаннарының тарихын искә төшерү, Яр Чаллының истәлекле урыннарын атау һәм туган якны өйрәнү кроссвордын чишү.
Һәр тур кызыклы башваткычлар, ребуслар, сүз табышмаклары һәм шәһәребезне тагын да яхшырак аңларга һәм яратырга ярдәм итә торган башка биремнәр белән тулы булачак. Уен барышында катнашучылар «Шәһәрне иң яхшы белүче» исеме өчен көч сынашачак.
Чаллы язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына аерым игътибар биреләчәк. «Шәһәребез язучылары» видеоролигы аларның бай иҗади мирасы белән танышырга ярдәм итәчәк.
Чарага алдан 8 (8552) 32-71-64 телефоны аша язылырга мөмкин.