Әлеге уен катнашучыларга күңел ачу гына түгел, ә белем офыкларын киңәйтергә дә мөмкинлек бирәчәк. Бу күңеллелекне һәм укуны берләштерә торган, шулай ук сәләт һәм күнекмәләрне тикшерергә ярдәм итә торган искиткеч вакыт уздыру ысулы.
Викторина вакытында заманча технологияләр: интерактив дивар һәм сенсор панель кулланылачак. Катнашучыларга әдәбият, химия, биология, география, экология һәм тарих өлкәләреннән төрле катлаулылыктагы биремнәр тәкъдим ителәчәк, алар логик фикерләүне үстерергә һәм белемнәрен күрсәтергә ярдәм итәчәк.
Чара ахырында йомгаклар ясалачак һәм җиңүче билгеләнәчәк. Һәркем уңай эмоцияләр һәм яңа белемнәр белән баеп кайтачак.
Чара алдан язылу буенча үткәрелә. Телефон: +7 (917) 237-48-42.