Китапханә хезмәткәрләре сезне Татарстан Республикасы тарихы һәм мәдәнияте турындагы төбәкне өйрәнү интеллектуаль уенына чакыра.
Чара 6 раундтан тора. Командаларга бүленеп, катнашучылар көч сынашачак һәм төбәк тарихы буенча үз белемнәрен күрсәтәчәкләр. Төрле биремнәрне үтәп, катнашучылар сәнгать, фән, мәдәният өлкәсендәге белемнәрен арттыру мөмкинлеге алачак.
Чара барышында кунаклар исемнәре республика тарихында мәңге калган шәхесләр белән танышачак, татар халкының милли сәнгать мирасы белән якыннан танышачак.
Уенда катнашучылар Татарстан Республикасы шәһәрләренең мәдәни объектлары буенча «сәяхәт» кылачак.