«Сез бай, уңышлы һәм танылган кеше. Концерттан соң ял итәр өчен үз гримеркагызга керәсез...
Кинәт яныгызга кечкенә генә бер кеше килеп керә, аның кесәсендә... пистолет бар»
Бу спектакль детектив жанрында иҗат ителгән, әмма анда кеше хисләренең масштабы турында тирән мәгънә салынган: бөеклектән тулы җимерелүгә кадәр, триумфтан үкенечкә кадәр, уңыштан егылуга кадәр. Постановка җинаять һәм җәза арасындагы чикләр, гадел үч алу һәм салкын канлы үче алу турында уйланырга этәрә. Һәм бу үч алу, җентекләп планлаштырылган һәм хисләрсез башкарылган булса, аны гадел дип санап буламы?
Пьесада ике төп персонаж: аларның берсе — Европада танылган дирижер. Икенчесе — үз талантын тормышка ашыра алмаган музыкант: әтисе аны скрипкада уйнарга өйрәткән, әмма язмыш аның атаклы скрипкачы булуына юл куймаган...