Чара төрле биремнәрне үтәүне һәм станцияләр буенча йөрүне үз эченә ала: башваткычлар, шифрлар, табышмаклар, кроссвордлар чишү. Уен кысаларында катнашучылар логик биремнәрне чишәләр, кирәкле мәгълүматны эзлиләр, мәгълүмати ресурслар белән эшләргә өйрәнәләр.
Бөек Ватан сугышына багышланган квест-уен – үсеп килүче буынны әхлакый-патриотик тәрбияләүнең мөһим бурычларын тормышка ашыруның кызыклы һәм стандарт булмаган формасы. Уен форматы һәр катнашучының актив булуын күздә тота, бу квестны күңелле генә түгел, ә үстерешле чарага да әйләндерә. Ул бердәмлек атмосферасын арттыра, мөстәкыйльлекне, активлыкны һәм инициативалылыкны үстерә. Барлык станцияләрне үткән һәм иң күп балл җыйган команда җиңүче була.
Чара алдан язылу буенча үткәрелә. Телефон: +7 (8552) 54-53-30.