Яшүсмерләрнең дөнья мәдәнияте шедеврлары – бөек рәссамнарның иҗат җимешләре белән танышу, классик музыка тыңлау мөмкинлеге булачак. Болар – матурлык, гармония һәм изгелек чыганагы.
Чарага өстәмә буларак, китапханәләрдә нәфис сәнгатьнең гүзәллеген ачучы китаплар һәм репродукцияләр альбомнарыннан торган күргәзмә тәкъдим ителәчәк.
Электрон презентация һәм видеороликлар ярдәмендә кызыклы формада алып баручы яшүсмерләргә Леонардо да Винчи, Рафаэль Санти, К. Брюллов, И. Айвазовский, И. Шишкинның иң мәшһүр картиналары турында сөйләячәк. Яшьләр күп кенә гаҗәеп һәм кызыклы фактлар беләчәкләр. Мәшһүр рәссамнарның картиналары репродукцияләрен карау В. А. Моцарт, А. Вивальди, Ф. Шуберт, М. Равель, Г. Свиридовның классик музыкасы белән үрелеп барачак.
Чара алдан язылу буенча үткәрелә, телефон: +7 (8552) 58-55-11.