Аяз Мирсаид улы Гыйләҗев әсәре – хәзерге татар әдәбияты классикасы. Бу – язучының иң әһәмиятле әсәрләренең берсе. Әсәрдә рухи-мәгърифәти эшчәнлеккә кагылышлы милли мәсьәләләр күтәрелә. Автор һәр кешенең эчке дөньясын, аның рухи халәтен һәм иҗтимагый хәлләрнең кеше язмышына йогынтысын ачып бирергә омтыла.
Бу – авыл хезмәтчәне Бибинур турындагы повесть. Ул – гаҗәеп күркәм күңелле, гомере буе кешеләргә карата мәхәббәт һәм изгелек белән яшәгән хатын-кыз. Төп геройның үз балалары булмый, ләкин ул башкаларның балаларына үги ана була. Әкиятләрдә үги ананы һәрвакыт явыз итеп тасвирлыйлар, әмма Бибинур алай булмый. Язмыш исә аңа карата мәкерле шаяру ясый: ни сәбәптәндер, ул тәрбияләп үстергән балалар рәхмәтсез һәм явыз булып үсәләр. Спектакль заман белән кеше, иман белән имансызлык арасындагы каршылыкларны чагылдыра, бүгенге көндә дә актуаль булган сорауларга җавап эзли.