Хәзерге заман тормыш мәшәкатьләрендә, бар да тиз үтеп киткәндә, кайвакыт тукталып уйланырга мәҗбүр итә торган хәлләр килеп чыга. Тарих бер кечкенә шәһәрдә башлана, анда кешеләр көндәлек мәшәкатьләрдә гади кагыйдәләрне — юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмиләр. Һәркем телефонда: йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә. Һәркемнең Балабу исемле дусты бар, ул сине берьюлы юлдан яздыра, юлны тиешсез урыннан чыгарга, светофорның кызыл утында йөгереп чыгарга этәрә...
Ләкин беркөнне шундый гаҗәеп хәл була, ул барлык машиналар һәм кешеләр хәрәкәтен туктатып куя. Нәрсә булганын һәм бу хәлне ничек җайга салуларын белегез!
Әсәрнең авторы – танылган язучы, драматург, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиева.