Заманча хореография буенча мастер-класс – ул заманча бию техникаларын өйрәнүгә, импровизацияне, координацияне һәм иҗади үзенчәлекне үстерүгә юнәлтелгән махсус дәрес.
Мастер-класста катнашучылар төп элементларны һәм техникаларны (мәсәлән, партер, адажио), импровизация күнегүләрен өйрәнәчәкләр.
Катнашучылар заманча бию техникалары нигезләре белән танышачак, ритмны тоярга, пластика белән эшләргә һәм хәрәкәтләр аша хис-кичерешләрен белдерергә өйрәнәчәкләр. Заманча хореографиядә төп юнәлеш булып джаз-фанк тора.
Мастер-класста катнашучылар техника нигезләрен үзләштерәчәк, классик джаз элементларыннан заманча хәрәкәтләргә шома күчәргә өйрәнәчәкләр. Заманча хореографиядә кулланыла торган төп элементларны һәм бәйләнешләрне аңлатачакбыз. Мастер-класс яңа башлап алучылар өчен дә, үзләренең бию күнекмәләрен төрләндерергә һәм уңай энергия алырга теләүчеләр өчен дә бик яраклы.