Командалар беренчелегендә катнашучылар үз белемнәрен тикшерә, эрудицияләрен күрсәтә һәм туган якны яңа яктан ача алачаклар. Аларны төрле биремнәр белән өч тематик тукталыш көтә. Һәр этапта командалар финалдагы төп табышмакны чишүгә ярдәм итәчәк ишарәләр алачаклар.
Программа өч этапны үз эченә ала:
1. «Тарих битләре» – Татарстанның мөһим даталары, символлары һәм вакыйгалары турында сораулар.
2. «Данлыклы шәхесләр» – татар мәдәнияте, фәне һәм сәнгатенең күренекле эшлеклеләрен тасвирлама буенча табу.
3. «Татарстанның истәлекле урыннары» – истәлекле урыннарны рәсемнәр буенча билгеләү һәм аларның һәрберсе турында кыскача тарих.
Катнашу өчен +7 (953) 494-44-06 телефоны буенча язылырга кирәк.