«Көлбикә» гаилә музыкаль спектакле – мәхәббәт һәм бәхет турындагы иң тылсымлы әкият, ул матур көйләр һәм җырлар, нәфис биюләр һәм интерактив уеннар белән тулы. Көлбикәнең тышкы һәм эчке матурлыгы аркасында гаҗәеп могҗиза булачак, һәм явыз үги ана белән аның мәкерле кызларының котыртуларына карамастан, хрусталь туфли үзенең иясенә – игелеге, тырышлыгы һәм лаеклылыгы белән бүләккә хаклы булган кызга барып ирешәчәк. Көлбикә һичшиксез бәхетле булачак, чөнки иң мөһиме – могҗизаларга чын күңелдән ышану!
«Мистерия» театры актерлары яшь һәм өлкән тамашачыларга ихласлык һәм игелекнең җиңүе, мәхәббәт һәм аны саклап дөньяны үзгәртә алу мөмкинлеге турында сөйләячәкләр.