Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларны шәһәр рәсем бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйгегә урман сихерчесе Баба-ягага багышланган рәсемнәр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:
«Яга кушаматлы әби» – әкияттәге Баба-яга рәсеме.
«Мисс Баба-яга» – заманча Баба-яга рәсеме.
«Баба-яганың тылсымлы дөньясы» – Баба-яга төп герой булган әкият сюжетын чагылдырган рәсем.
«Яшь рәссам» – сәнгать мәктәпләре укучыларының рәсемнәре.
Катнашу өчен гаризаларны һәм бәйге эшләрен түбәндәге адрес буенча китапханәгә китерергә кирәк: Сөембикә проспекты, 37 нче йорт (43/06), 170 нче фатир.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 52-86-00.