Һәр елны 6 июньдә илебездә рус шагыйре, прозаик, драматург, әдәби тәнкыйтьче, рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. «Рус поэзиясенең кояшы» бүлегендә укучылар А. С. Пушкинның күптән инде классикага әверелгән әсәрләре – шигырьләре һәм поэмалары, «Евгений Онегин», «Дубровский» романнары, драма әсәрләре белән таныша алачак. «Бу әкиятләр нинди искиткеч» бүлеге әкиятләргә багышланган, монда төрле елларда нәшер ителгән, төрле рәссамнар ясаган рәсемнәр белән бизәлгән җыентыклар һәм аерым әкият китаплары тәкъдим ителәчәк.