Халыкара дуслар көне – XXI гасырда барлыкка килгән бәйрәм. 9 июнь җәйге көнендә дөньяның күпчелек илләрендә дуслар очрашулары үткәрелә. Бу бәйрәмне дуслары булган һәркем ярата. Чөнки дуслыксыз, мәхәббәтсез кеше тормышның бөтен матурлыгын тоя алмый. Чара балаларга күп елмаюлар һәм яхшы кәеф бүләк итәчәк. Балалар дуслык турында табышмаклар чишәчәк, «Дустың белән юлга чыксаң» кызыклы викторина сорауларына җавап бирәчәк, дуслар һәм дуслык турында мәкальләрне искә төшерәчәк. Уеннарда һәм күңелле эстафеталарда катнашачак, дуслык турында шигырьләр һәм җырларны искә төшерәчәк, иң якын дуслары турында сөйләячәк. «Ныклы дуслык» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылачак.