Күргәзмә бөек рус шагыйре, язучы, тарихчы, публицист, журналист, әдәбият тәнкыйтьчесе, әдәбият теоретигы һәм драматург Александр Сергеевич Пушкинга багышлана.
2026 елда рус сүзе остасының үлемсез иҗаты белән бәйле ике мөһим юбилей билгеләп үтелә. Бу — миллионлаган укучыларның йөрәген яулаган, образларының ачыклыгы һәм кабатланмас бәян итү стиле белән аерылып торган «Патша Салтан, аның данылы һәм куәтле батыр улы кенәз Гвидон Салтанович һәм чибәр Аккош патшабикә турында әкият» шигъри әсәренең дөнья күрүенә 195 ел тулу. Шулай ук «Капитан кызы» повестенең беренче тапкыр басылып чыгуына 190 ел.
Күргәзмә кунакларны Пушкин мирасының бөеклеген тоярга, аның иҗат битләрен яңадан ачарга һәм рус сүзе остасының сихри дөньясы белән танышырга чакыра.