Һәр елның 6 июнендә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1799 елда Александр Сергеевич Пушкин туган.
Балалар бөек шагыйрьнең тормышы белән танышачак һәм аның әкиятләре буйлап кызыклы сәяхәткә чыгачак. Фрагментларны һәм иллюстрацияләрне анализлап, алар Пушкин әкиятләренең исемнәрен табачак, әкият кроссворды һәм табышмаклар чишәчәк, сорауларга җавап бирәчәкләр. Теләүчеләр Пушкин шигырьләрен яттан укыячак. Иң кечкенәләр «Поп һәм аның хезмәтчесе Балда турында әкият» мультфильмыннан өзекләр караячак. Чара ахырында балалар шагыйрьнең яраткан әкиятләре буенча үз рәсемнәрен ясый алачак.