Халык медицинасы – дәвалауның иң борынгы ысулларының берсе, ул авыруларны дәвалау өчен бары тик табигый продуктларны гына куллана. Табигать биргән диярлек бар нәрсә дә халык дәвалары составына керә ала. Күргәзмәдә әлеге темага тәкъдим ителгән китаплар һәм вакытлы матбугат басмалары үз сәламәтлеген кайгырткан барлык укучылар өчен дә файдалы булачак. Сәламәт яшәү рәвешен яратучылар күргәзмәдә халык рецептларының күп төрлелеген – халык зирәклеге җыентыкларын, шулай ук тән һәм тире турында кайгырту буенча халык медицинасы рецептларын таба алалар. Биредә туган якның дару үләннәре, аларның ботаник характеристикасы, химик составы һәм дәвалау үзлекләре, төрле авыруларны дәвалаганда дару үләннәреннән төнәтмәләр әзерләү ысуллары һәм рецептлары турында материаллар да тәкъдим ителгән.