Киләчәк һөнәрне сайлау – кешенең алдагы тормыш юлын билгели торган иң җаваплы адымнарның берсе. Иртәме-соңмы һәр яшь кеше үз-үзенә: «Кем булырга?» һәм «Кая укырга керергә?» дигән сораулар бирә.
Бу күргәзмә яшүсмерләргә һөнәрләр дөньясында адашмаска ярдәм итәчәк. Энциклопедияләр төрле белгечлекләрнең техник үзенчәлекләре турында сөйләсә, нәфис әдәбият китаплары билгеле бер эшне сайлаган геройның кичергән хисләрен һәм тормыш ситуацияләрен аңларга мөмкинлек бирә.
Мондый тәҗрибә бигрәк тә баланың әйрәсендә ветеринар яки очучы кебек белгечләр булмаганда бик мөһим. Мондый очракта китап чын киңәшчегә әйләнә һәм укучы белән үзенең белемнәре белән уртаклаша.