Спектакль М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театрының гастрольләре кысаларында узачак.
Халыкта «кая югалтырсың, кая табарсың – белмисең» диләр. Спектакль геройлары белән дә нәкъ шулай була. Аларның берсе очраклы сәяхәттә үзе дә көтмәгәндә уйламаган кешесен очрата. Якыннары никахлашу турында күпме генә сүз кузгатсалар да, ул якын киләчәктә өйләнергә планлаштырмаган була. Барысын да хәтта очрашу гына түгел, бәлки бер мизгел, язмыш тарафыннан билгеләнгән кешенең бер карашы хәл итә.
Ләкин бу тарихта өченче кеше дә бар, ул үзенеке дип санаган кешене һич тә югалтырга теләми. Нишләмәк кирәк, кыз йөрәге өчен ир-атлар кешелек барлыкка килгәннән бирле көрәшкәннәр...
Бу – сюжетындагы көтелмәгән борылышлар, сәхнә бизәлеше һәм костюмнардагы төрле төстәге колорит, көнчыгыш мариларның йолалары һәм гореф-гадәтләренең үзенчәлекле элементлары булган гаҗәеп музыкаль комедия. Профессиональ сәхнәдә андый әле булганы юк иде.