Спектакль М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театрының гастрольләре кысаларында узачак. «Күк йөзе әкрен йөреше» («Небесный тихоход») – сугыш беткәнче мәхәббәтне «юкка чыгарган» өч хәрби очучы турында күпләргә таныш булган хикәят. Ләкин бу – иң уңайсыз вакытта, көтелмәгән җирдән килә торган хис. Аны ниндидер боерыклар яки указлар белән генә тыеп булмый.
Хәзер спектакльдәге кыю ир-егетләргә нишләргә? Алар бит беркөнне үзара: «Бернинди хатын-кызлар да, мәхәббәт тә юк», – дип ант иткәннәр иде. Әгәр дә аларның алда… хатын-кызлар эскадрильясы белән очрашачакларын алдан белсәләр иде! Очучы хатын-кызлар бик батыр булалар. Алар үзләренең кечкенә, бомбалар белән җиһазландырылган «У-2» самолетларында дошманга каты курку салалар. Аларны юкка гына «төнге убырлар» дип атамаганнар. Хатын-кызлар авиация эскадрильясы офицерларының матур күзләре ир-егетләр өчен дошман снарядларыннан һәм бомбаларыннан да куркынычрак корал булып чыга…
Сезне «Күк йөзе әкрен йөреше» («Небесный тихоход») дигән танылган фильм мотивлары буенча куелган җанлы музыкаль спектакль көтә. Сәхнәдә легендар җырлар яңгыраячак.