Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее һәм картиналар галереясы фондларыннан әзерләнгән күргәзмә тамашачыларга танылган рәссамнарның иҗатын тәкъдим итә: Илдар Зарипов, Земфира Бикташева, Виктор Анютин, Мадияр Хаҗиев, Анатолий Пашин, Александр Петров һәм башкалар.
Килүчеләр сынлы сәнгать, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен күрә алачаклар, аларда авторлар Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен чагылдыралар, туган як табигатенең гүзәллеген данлыйлар. Экспозициядә төрле жанрдагы картиналар: пейзажлар, сюжетлы картиналар, портретлар тәкъдим ителгән.