Һәр елның 12 июнендә Россия үзенчәлекле дәүләт бәйрәмен — Россия көнен билгеләп үтә. Бу милләтнең бердәмлеге, аның иреге, тынычлык сөючәнлеге һәм изге теләкләре символы, ул Ватанның бүгенгесе һәм киләчәге алдындагы гомуми җаваплылыкны чагылдыра. Бу истәлекле көндә һәр граждан үз тарихын искә ала, ата-бабаларын хөрмәт итә һәм күпмилләтле дәүләтнең казанышлары белән горурлана.
Катнашучыларны рус мәдәнияте һәм традицияләренең гаҗәеп дөньясына сәяхәт көтә: триколор төсләре нәрсәне аңлата? Дәүләт гербындагы ике башлы бөркетнең карашы кайсы якка юнәлтелгән? Хәзерге Россия гимны сүзләрен кем язган?
Балалар дәүләт символлары һәм тарихи фактлар турындагы викторинада катнашып, үз белемнәрен тикшерә алачаклар. Китапханәче Ватанның каһарман үткәне турында сөйләячәк, илнең үсешенә һәм аны яклауга зур өлеш керткән кешеләр белән таныштырачак.