Балалар Сабантуй йолалары белән танышачак һәм күп кенә уңай эмоцияләр бүләк итүче һәм бердәмлек хисе тудыручы кызыклы ярышларда катнашачак.
Дус командаларга бүленеп, балалар «Канат-батыр» ярышында тарткалашуда үз көчләрен сынап караячак, «Капчык белән йөгерү» марафонында дистанцияне узачак, шулай ук «Җитез егет» уенында агач атта киртәләрне үтеп, җитезлек һәм кыюлык күрсәтәчәкләр. «Күкәй белән йөгерү» эстафетасы аеруча кызыклы булачак, биредә тизлек кенә түгел, төгәллек тә мөһим, шулай ук борынгы күңел ачу — күз бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәк вату, ул яхшы координация һәм уңыш таләп итә.
Бу чара күңелле вакыт үткәрергә генә түгел, татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрен тирәнрәк өйрәнергә, зур һәм тату команданың бер өлеше булырга мөмкинлек бирәчәк.
Чара 15 кешедән торган төркемнәр өчен үткәрелә, белешмәләр өчен телефон 8 (8552) 38-30-26.