Россиядә Пушкин көне ел саен 6 июньдә – заманча рус әдәби теленә нигез салучы Александр Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. Пушкин көне – бөек шагыйрьнең мирасын, рус теленең бөеклеген һәм аның мәдәнияттәге ролен искә алу мөмкинлеге.
Китапханәче балаларны танылган шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырачак. Аннары балалар Гыйлемле песи белән берлектә шагыйрьнең гаҗәеп тылсымлы әкиятләре буенча үз белемнәрен «Әкиятне предмет буенча ата», «Балык тот», «Тылсымлы көзге» һ.б. конкурсларда һәм викториналарда сынап караячаклар.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 70-38-08.