Җәйнең һәм каникулның сере – көч туплау, яңа тәэсирләр алу һәм дуслар белән аралашу. Уңышлы каникулның төп кагыйдәсе – ял белән файдалы активлыклар арасында баланс саклау.
Уен программасында катнашучылар «Каникул сере»н эзләргә юлланачаклар. Аларга 3 станция үтәргә кирәк булачак. «Җәйге серләр банкасы» станциясендә сораулар эрудициягә түгел, ә шәхси тәҗрибәгә һәм хис-кичерешләргә кагыла, мәсәлән: «Җәй көне иң гаҗәеп нәрсәне күрдең?».
«Җәйге мәшәкать» станциясендә парлы сынаулар: «Туңдырма белән бәйле», «Җәй көзгесе» һ.б. «Җәй – аяз, гүзәл» остаханәсе станциясендә программада катнашучылар яңа күнекмә үзләштерәчәкләр һәм «Сабын фантазияләре»н ясаячаклар.