Бөтендөнья океаннар көне 8 июньдә билгеләп үтелә. Океаннар — планетаның үпкәләре, азык-төлек һәм даруларның төп чыганагы, шулай ук биосфераның иң мөһим өлеше. Күргәзмә океаннар һәм аның тере ияләре турындагы китаплар белән таныштырачак. «Океан турында беренче белемнәр» бүлегендә океаннар һәм су асты дөньясы турындагы энциклопедик басмалар тәкъдим ителәчәк. «Түпкүрдә яшәүчеләр» бүлегендә диңгез һәм океаннарда яшәүчеләр турында фәнни-популяр басмалар: «Акулалар һәм скатлар», «Китлар һәм дельфиннар» һ.б. тәкъдим ителәчәк. «Океан серләре һәм могҗизалары» бүлегендә су асты мәгарәләре, мәрҗән рифлары һәм гадәти булмаган тере ияләр турында әдәбият урын алачак.