Александр Трифон улы Твардовский – XX гасыр рус әдәбиятының аерылгысыз өлешенә әверелгән күренекле рус шагыйре, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе.
«Сугыш турында лирика һәм поэмалар» бүлегендә «Фронт хроникасы», «Юл буендагы йорт» шигырьләр җыентыклары һәм, әлбәттә, шагыйрь иҗатының фәлсәфи тирәнлеген, сугышта һәм аннан соң кеше язмышы турында уйлануларын ачучы үлемсез «Василий Теркин» һәм «Теркин теге дөньяда» поэмалары тәкъдим ителә.
Твардовский – рус табигатенең матурлыгын һәм гади кешеләр тормышын данлаучы нәфис лирик. «Авыл һәм туган җир турында әсәрләр» бүлегендә иртә чор шигырьләрен, «Муравия иле» поэмасын, шулай ук автобиографик прозаны табарга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 58-55-11