2026 елда язучы, тәрҗемәче, математик Александр Мелентьевич Волковның тууына 135 ел тула.
Аның «Зөмрәт шәһәр тылсымчысы», «Урфин Джюс һәм аның агач солдатлары» һәм «Җиде җир асты патшасы» кебек әкият әсәрләре яшь укучылар арасында аеруча зур популярлык казана. Шулай да, язучы балалар әдәбияты фондында лаеклы урын алган шактый күп тарихи-нәфис һәм фәнни-популяр хезмәтләр авторы да. Кызыклысы шунда: авторның балалар өчен язылган беренче әсәре әкият түгел, ә тарихи повесть булган.
А. М. Волков иҗатын сөючеләр өчен күргәзмә оештырылачак, анда китапханә кунаклары «Сары томан», «Урфин Джюс һәм аның агач солдатлары», «Зөмрәт шәһәр тылсымчысы» кебек әсәрләр белән төрле басмаларда таныша алачак.