«Сугышчы-песиләр» («Коты-воители») китаплар циклы урман тирәлегендә яшәүче һәм кабиләләргә оешкан, үз территорияләрендә исән калу өчен көрәшүче кыргый песиләрнең тормышы һәм маҗаралары турында сөйли. Биредә кыргый хайваннар тарихы гына түгел, ә аларның кичерешләре: язмышлары, уйлары, өметләре, омтылышлары, күңел төшенкелекләре, хыянәтләре һәм коткарулары да ачыла. Әлеге серия өстендә Эрин Хантер тәхәллүсе астында иҗат итүче инглиз һәм америка авторлары төркеме: Кейт Кэри, Черит Болдри, Виктория Холмс һәм Тай Сазерленд эшләгән.
Яшь укучыларны «Кленовница үче», «Остролистая тарихы», «Читләтелгәннәр», «Пестролистая йөрәге» һәм сериянең башка өлешләре тәкъдим ителәчәк күргәзмә көтә.