Польша язучысы Генрик Сенкевич иҗаты Польшада гына түгел, аннан читтә дә зур танылу алды. Сенкевич тарихи вакыйгаларны җанландыру сәләте, тирән белемне кызыклы сюжетлар белән оста бәйли белүе аркасында билгеле булды. Аның тууына 180 ел тулуга багышланган күргәзмәдә тарихи әдәбият сөючеләр бу күренекле язучының әсәрләре дөньясына чума алачак. Дөнья әдәбияты классикасына әверелгән аның иң әһәмиятле хезмәтләре тәкъдим ителәчәк: «Тәре йөртүчеләр» романы, «Ут һәм кылыч белән» трилогиясе, «Камо грядеши?» («Кая барасың?») һәм ачык персонажларга, киеренке сюжет борылышларына һәм тирән фәлсәфи уйлануларга бай башка әсәрләре.