Ниһаять, дәресләрдән һәм өй эшләреннән ял итәр вакыт та җитте! Җәй, кояш, каникуллар - күңел ачу, шатлык, уеннар һәм онытылмаслык маҗаралар өчен иң кулай вакыт! Балаларны яклау көнендә барлык балаларга да бөтен җәй буе җитәрлек энергия һәм күтәренке кәеф бүләк итәбез! «Кызыл тау» мәдәният үзәге укучыларының иҗади номерлары, «Семь морей» камера театрының уеннар һәм конкурслары бу көнне онытылмаслык итәчәк!
Бу көнне балалар өчен күп кенә кызыклы һәм танып-белү чаралары үткәреләчәк: күңелле уеннар, конкурслар, спорт ярышлары.