Балаларны яклау көнен «Кызыл тау» мәдәният үзәге белән бергә каршылагыз!
Көткән җәй дә килеп җитте, балалар кояшлы һәм шатлыклы көннәрдән чиксез сөенәләр!
«Кызыл тау» мәдәният үзәгенең «Суар» торак массивындагы мәйданчыгында «ҖӘЙГӘ АШКЫНАБЫЗ!» дип исемләнгән балалар өчен күңел ачу программасы узачак.
Балаларны уеннар, конкурслар, күңел ачулар һәм концерт программасы көтә. Үзәкнең иҗат коллективлары үзләренең иң яхшы җыр һәм бию номерларын тәкъдим итәчәкләр.
Белешмәләр өчен телефон: 8-927-048-07-82, Сәйфуллина Айсылу Илгизәр кызы