Җәйге каникуллар — барлык балалар өчен дә үзенчәлекле вакыт. Анда күңел ачу, бәхет һәм шатлык атмосферасы хөкем сөрә. Бу чор балаларның иҗади потенциалын үстерү, шәхси мөмкинлекләрен камилләштерү, мәдәни кыйммәтләргә кушылу, социаль элемтәләр системасына керү, үз планнарын тормышка ашыру, шәхси кызыксынуларын канәгатьләндерү өчен иң уңайлы вакыт. Балаларны уртак продуктив иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү аларга үз талантларын һәм мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8552)71-20-24, Галимова Лилия Марат кызы