Шагыйрь һәм тәрҗемәче Николай Гумилевның тормышына һәм иҗатына багышланган чарада катнашучылар аның биографиясенең төп мизгелләре турында ишетәчәкләр, шигъри дөньяга – хыялый һәм романтик, капитан һәм гашыйк рыцарь дөньясына чумачаклар. Аның гаилә тарихы, шәхси тормышындагы әлегә кадәр билгесез булган фактлар белән танышачаклар. Аны сәяхәтче, Африканы тикшерүче, Беренче бөтендөнья сугышына үз теләге белән киткән сугышчы буларак, шулай ук шагыйрә Анна Ахматова белән катлаулы мөнәсәбәтләре хакында беләчәкләр. Россия эстрадасының танылган артистлары башкаруында шагыйрь шигырьләренә язылган музыкаль клипларны караячаклар.