22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне китапханәдә Ватаныбыз тарихындагы әлеге фаҗигале датага багышланган акция үткәреләчәк.
Теләге булган һәр укучы шәм кабызып, совет сугышчылары, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган барлык якташларыбыз батырлыгына хөрмәт күрсәтә алачак. Акциядә катнашучылар үз туганнары һәм якыннары, Ватан һәм Җирдә тынычлык өчен дошманнар белән көрәшкән каһарманнар турында сөйләячәкләр.
Китапханәдә булган сугыш темасына караган әдәбият белән танышырга һәм үзләрен кызыксындырган китапны өйгә алырга мөмкин булачак.
Белешмәләр өчен телефон: (88552)466737