Балаларны яклау көненә багышланган концерт программасын 3 нче санлы Балалар музыка мәктәбенең үрнәк тынлы оркестры тәкъдим итә. Уку елы дәвамында коллектив актив концерт эшчәнлеген алып барды, үзенең чыгышлары белән шәһәр мәйданчыкларында һәм концерт залларында тыңлаучыларга зур шатлык өләште. Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты булды. Чара программасында сез узган елларның таныш көйләрен, борынгы маршлар һәм вальсларны, популяр һәм классик әсәрләрне, рус һәм татар композиторларының пьесаларын ишетә алачаксыз.