Туган җиребезнең матурлыгын фотограф объективы аша ачыгыз! Тәкъдим ителгән эшләрнең авторы – шәһәр, төбәк һәм халыкара конкурсларда катнашучы, фотохудожница Тамара Вотинцева. Күргәзмәдә туган табигатебезнең бөтен төсләр палитрасын – назлы таңнардан алып мул җәйге болыннарга кадәр чагылдырган уникаль фоторәсемнәр тәкъдим ителгән. Экспозицияләрдә аерым урынны әйләнә-тирә мохитне чыннан да үзенчәлекле итүче сирәк һәм эндемик хайваннар һәм кошларның фотосурәтләре били. Фотокүргәзмә еш кына күзебездән яшеренгәннәрне күрү өчен зур мөмкинлек бирә. Ватаныбызның хайваннар дөньясының байлыгы һәм төрлелеге турында күбрәк белү һәм күрү өчен рәхим итегез.