1993 елдан башлап Россия Федерациясендә дәүләтнең киләчәген үзләренә сыйдырган яшь буынга багышланган Яшьләр көне ел саен билгеләп үтелә.
Күргәзмәдә китап укучылар игътибарына Д. Захариадиснең «Юк димәк – юк», А. Бреттның «Телефонны читкә куй», Д. Гризелның «Төбе юк», М. Попованы «Сәламәт яшәү рәвешенең караңгы ягы», Т. Д’Ансембурның «Яхшы булудан тукта!» һ.б. авторларның китаплары тәкъдим ителәчәк. Мондый китаплар яшь буынга гадәти әйберләргә яңа караш белән карарга мөмкинлек бирәчәк. Күргәзмәгә куелган басмалар яшьләргә тормышның мөһим сораулары турында уйланырга, үзләрендә аңлашырга, шәхси чикләрне якларга, эчке тигезлекне сакларга һәм аңлы рәвештә сайлау ясарга ярдәм итәчәк.